ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 26 нчы сентябре көнне 4 нче санлы социаль участокта интернет куркынычсызлык буенча профилактик эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 13 бала белән «Медиакультураны формалаштыру» технологиясеннән «Деградацион контентны блокировкалау” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы искәрткәнчә, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә Беренче канал экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карыйсыз.

Цифрлы телевидениегә күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- Әгәр телевизор цифрлы стандарт-DVB-Т2  хуплый икән, каналлар карау өчен цифрлы форматта телевизорны антеннага тоташтыру да җитә.
- Әгәр телевизор кирәкле цифрлы Стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка – телевизорга тоташа.

Сезнең телевизор цифрлы DVB-Т2 стандартын хуплаганын ике ысул белән ачыкларга була:

Телевизор паспортында DVB-Т2 язулары булуын карарга.Әгәр ахырда 2 сан юк икән, бары DVB-Т язылган икән-димәк, сезнең телевизор цифрлы телевидениене кабул итүнең кирәкле форматын хупламый.
Интернетта телевизорның марка һәм модель характеристикаларын табарга кирәк.Барлыкка киләчәк биттә "барлык характеристикалар" төймәсенә басарга, "сигнал кабул итү" пунктын табарга кирәк. Шул очракта, сезнең телевизор цифрлы эфирлы тапшырулар стандартын хупласа, бу пункт каршында DVB-T/T2 MPEG4 язылган булырга тиеш.

Цифрлы телевидениегә күчү сораулары буенча 8-800-222-87-16 номеры буенча республика кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен «Иң беренче чиратта куркынычсызлык» дигән темага методик сәгать үткәрде.  

2019 елның  30 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Барысы да балыклар турында ”дип аталган  викторина үтте.

«Игелекле дулкын-2019» фестивалендә катнашу.

2019 елның 29 сентябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тәрбиячесе, социаль хезмәт алучы гаиләләр балалары белән «Игелекле дулкын-2019» Бөтенрәсәй мәдәни-хәйрия фестивалендә ярымфиналга чыгып, бүләкләү тантанасына, Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырылдылар.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова академик Сахаровның 100 еллыгы кысаларында «Кеше хокукларын яклаучы» дигән темага патриотик чара үткәрде.

Безнең приютта балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә-киңәшмә узды. 

2019 елның  27 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе бүлекчәсе тәрбиячеләре “Урманда куркынычсызлык чаралары” дигән  интеллектуаль уен Могҗизалар кыры үткәрделәр.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында "Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә "Татарстан Геройлары"дип исемләнгән викторина узды.

 

ЗЕЛЕНОДОЛЬСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА

МӘМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН

«ЫШАНЫЧ» ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ ДӘҮЛӘТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International