2019 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр республикада «Урман атнасы – 2019» табигатьне саклау акциясе узачак. Илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклауга юнәлту, урманнарны яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатларында, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге акцияне хуплап, 2019 елның 26 сентябрендә агач утыртуда катнаштылар.