Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты.
Россия Федерациясендә театр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Анастасия Ильина “Театр дөньясына сәяхәт” дәресләре курсыннан 13 балигъ булмаган бала өчен “Зур театр. Мәскәү” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: балаларны зур опера һәм балет театры белән таныштыру.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 1нче октяберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 3 нче социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 10 бала арасында «Суворовның Альп аша үтүе» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның патриотик үзаңын формалаштыру, рус армиясенең батырлыгы һәм даны өчен горурлык хисе.
«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 8 мөмкинлекләре чикле балигъ булмаган бала өчен «Хәрәкәт һәм координация үсешенә уеннар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәтләрне билгеле бер музыка астында дөрес кабатларга, төрле ритмнарда, темпларда тыңларга, төркемләп үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү.
1 октябрь – Өлкәннәр көне
«Өлкәннәр декадасында» Нурлат интернат-йортында яшәүчеләрне - Хәйруллин хәйрия фонды башкарма директоры Волостнова Ирина Николаевна котлады, интернат-йортта яшәүчеләргә хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
Бүген, 2019 елның 1 октябрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театры бинасында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Театр фойесында кунакларны «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре каршы алды һәм бәйрәм табыны артына чакырды. Кайнар чәй, татлы ризыклар бәйрәм атмосферасы тудырды. Өлкәннәрне бәйрәм белән Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Каюмов, Әтнә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары А. Х. Гарипов, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе З. В. Галиев, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры З. З. Сәлахиева һәм ветераннар советы рәисе З. М. Зиннәтов котладылар. Алар районның өлкән яшьтәге кешеләренә нык сәламәтлек, иминлек, туганнары һәм якыннары мәхәббәте, озын гомер һәм гаилә җылысы теләделәр. Чыгышлар вакытында «Демография» милли проектын тормышка ашыру темасына аерым игътибар бирелде. Соңыннан кунаклар өчен Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Мулла» спектакле күрсәтелде.
Яңа Чишмә муниципаль районында
«Бер-беребезне мәрхәмәтле сүзләр белән җылытыйк» акциясе
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 1 октябрь көнне, приютта тәрбияләнүчеләр Минзәлә муниципаль районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Игелек юлы» дип исемләнгән бәйрәм программасы белән булдылар.