«Игелек юлы» "Тургай" приютында

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне! Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

Өлкәннәр декадасы кысаларында, 1 октябрь көнне, приютта тәрбияләнүчеләр Минзәлә муниципаль районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Игелек юлы» дип исемләнгән бәйрәм программасы белән булдылар.

Безнең балалар шигырьләрдә әби-бабайларга һәм барлык өлкәннәргә, ихлас котлауларын җиткерделәр. Өлкәннәр белән бергә биеделәр һәм җырладылар, чара ахырында үз куллары белән ясалган открыткаларны тапшырдылар.

Матур концерт булэк иткен өчен барлык өлкәннәр  укучыларыбызга  кул чабып рәхмәтләрен белдерделәр. Ә без чираттагы тапкыр «Өлкәннәр – йөрәк белән яшьләр» икәненә инандык!

«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру балалар һәм өлкәннәр арасында буыннар, туганлык хисләрен ныгыту өчен традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International