Яңа Чишмә интернат – йортында Өлкәннәр декадасы башланды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

          1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.

           Бу көнне Яңа Чишмә интернат-йортында өлкәннәр бәйрәменә багышланган чаралар узды. Петропавел авыл мәдәният йорты ансамбле халыкка бәйрәм концерты бүләк итте. Бу артистлар әби-бабайларны моңлы тавышлары, матур халык җырлары, биюләре белән һәрвакыт куандыра.

         Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге интернатта яшәүчеләр өчен хәйрия чәчтараш хезмәтләре оештырды.

            «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган «Йолдыз» волонтерлык хәрәкәте интернатта булып, барысын да бәйрәм белән котлап, бүләкләр биреп киттеләр. Алар һәркемгә кереп, җылы сүзләр әйттеләр, матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мондый шәхси котлау барысына да ошады, чөнки урын өстендә ятучы авыруларга аеруча игътибар һәм ярдәм кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International