Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Өлкәннәр декадасы"

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Өлкәннәр декадасы"

«Өлкәннәр декадасында» Нурлат интернат-йортында яшәүчеләрне - Хәйруллин хәйрия фонды башкарма директоры Волостнова Ирина Николаевна котлады, интернат-йортта яшәүчеләргә хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды.

Социаль хезмәт алучыларның һәркайсының үз язмышы, әлеге кешеләр өчен нинди дә булса игътибар – кечкенә шатлык, чөнки алар якыннарының кайгыртуыннан мәхрүм. Шуңа да Хәйруллинның хәйрия фонды ел саен котлый һәм ашамлыклар җыелмасы тапшыра.

Шул ук көнне Нурлатның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары һәм педагогик составның котлау сүзләре белән сөендерделәр. Интернат - йортта яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм аралаштылар.  Гомуми фото ясап, әби-бабайлар белән саубуллашып, балалар аларга кабат килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International