Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 3 нче социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 10 бала арасында «Суворовның Альп аша үтүе» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның патриотик үзаңын формалаштыру, рус армиясенең батырлыгы һәм даны өчен горурлык хисе.
Дәрес башында белгеч балалар белән бөек рус полководецы Александр Суворов турында әңгәмә үткәрде. Балалар аның тормыш юлын һәм батырлыкларын искә төшерделәр. Аннары белгеч быел 24 сентябрьдә Александр Суворовның Альп аша легендар күчүенә 220 ел тулуы турында сөйләде. 20 меңлек рус армиясе, каты сугышлар алып барганда, Сен-Готард тауларын үтеп, французларны тар-мар итә ала. Бозлы тау ташлары һәм упкын аша чыгып, бозлыкларда төн куналар, билдән кар буенча йөриләр. Суворов солдатларның сугышчан рухын хуплап “Без руслар, без барыбыз да җиңәчәкбез!” дигән сүзләр әйтә. Бөтен Европа рус солдатларының ныклыгына һәм батырлыгына таң кала. Суворов А.В. бер генә сугышта да оттырмый. Санкт - Петербургта аның каберендә ак мәрмәр плитәгә зур бакыр хәрефләр белән: “Монда Суворов ята” дип язылган. Бернинди аңлатма да, орден да, титуллар да юк. Әмма монда килүче һәрбер кеше горурлык хисе кичерә. Суворов Россия көченә, рус халкының рухына, характерына ышана. Бөек полководецның сүзләре дә Россиянең нык булуына, барысын да җиңәчәгенә ышаныч тудыра.
Балаларга дәрес бик ошады, алар кызыксынып тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Әлеге дәрестән соң катнашучылар бу тарихи вакыйганың мөһимлеген тулысынча аңладылар.