Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Хәрәкәт һәм координация үсешенә уеннар» дигән төркемле дәрес узды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 8 мөмкинлекләре чикле балигъ булмаган бала өчен «Хәрәкәт һәм координация үсешенә уеннар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәтләрне билгеле бер музыка астында дөрес кабатларга, төрле ритмнарда, темпларда тыңларга, төркемләп үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү.

Дәрес башында педагог «Җылынып алу» җыр - инсценировкасы үткәрде.  Әлеге бирем балаларга тембрлы һәм динамик җырлау ярдәмендә персонажларның үзенчәлекләрен бирергә, шулай ук аның характерлы сыйфатларын күрсәтеп импровизацияләргә ярдәм итә. «Аяклар белән топ-топ» дигән җыр-инсценировкада балалар күбрәк активлык күрсәттеләр һәм аларның кәефләре сизелерлек яхшырды. Аннан соң балаларга мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша торган хореографик башкару белән видео ролик күрсәтелде. Дәрестә катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Очрашу ахырында педагог балаларга киләчәктә әти-әниләренә концерт оештыру өчен үз биюләрен өйрәнергә тәкъдим итте. Балалар бу фикерне бик зур соклану белән хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International