ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр бәйрәм уңаеннан районның өлкән яшьтәге кешеләренә бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә, 5 һәм 6 октябрьдә – бушлай мунча хезмәте.
Чәчтараш хезмәтләре Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт, Р.Люксембург  урамы 153 йорт, 1 бина адресы буенча күрсәтелә. Мунча хезмәте – Буа шәһәре Арефьев урамы, 12 йорт адресы буенча.
Хезмәт күрсәтү өчен үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы, СНИЛС булу зарур.

2019 елның 27 сентябрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәге белгечләре Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл  2 нче участокның социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен «Джунгли дәшә!» дип аталган спорт ярышлары узды.

Өлкәннәр декадасы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә игелеклелек һәм хәйриячелеккә багышланган чарадан башланды.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева «Ялкын» социаль приюты белгечләре белән бергә ата-аналар, социаль хезмәт алучылар белән бергә «Гаилә кризисы. Чыгу юллары».

Яшүсмерләр, яшьләр арасында наркоманияне кисәтү алымнары турында мәгълүмат алдылар. Балаларга наркотик матдәләр куллану, саклау, тарату һәм сату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәрттеләр. 

Җәлил картлар йортында Өлкәннәр көне


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 1 нче октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән берлектә “Өлкәннәр көне” уңаеннан өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.

Өлкән буынга  тирән хөрмәт күрсәтеп, 1 октябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, бу бит әби-бабаларыбызга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү өчен менә дигән форсат.

Октябрь башында Менделеевскиның «Кама таңнары» приютында өч вакыйга үз эченә алган: зирәклек һәм озын гомерлелек көненә ветераннарны хөрмәтләү, тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау, кызлар төркеме педагогы Айсылу Замалетдинованың юбилее.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2019 елның 1 октябрендә "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” белгечләре җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары "Шатлык таратучылар" дип исемләнгән акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International