Балтачта бердәм гражданнар кабул итү көне

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 1нче октяберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.Ф.Ахатова, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор урынбасары Ф.Ф. Йосыпова, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Нургалиев, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан ике кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International