ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү  программасын «Өлкән буын» милли проекты кысаларында тормышка ашыру» нигезендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» 2019 елның 30 сентябрьдә көнне Өлкәннәр көненә багышланган «Игелек юлы» дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларда әби-бабайларга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, шулай ук буыннар, туганлык хисләрен ныгыту.

Сәламәтлек

Бу машина бик уңайлы “Демография” илкүләм милли проектының “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызны медицина учреждениеләренә алып килү өчен районга махсус автомобиль бирелгәнлеге турында хәбәр иткән идек инде. 

           1 октябрьдә традиция буенча иң ягымлы һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе  – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Барлык өлкән буын кешеләренә бетмәс-төкәнмәс энергия, ышаныч, өмет һәм игелек телибез!

          Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр көненә багышланган чаралар - котлау концертлары, махсус акцияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Быел  өлкәннәр ункөнлеген “Акчәчәк” балалар бакчасы балалары ачып җибәрде. Кечкенә артистлар социаль хезмәт алучыларны үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр балаларның чыгышларыннан  бик канәгать калдылар.

Хәйрия акциясе кысаларында, балигъ булмаган алар, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм Бөгелмә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «салават күпере» бушлай булдылар күчмә зоолунопарк «БАРС», ул килгән г. Пятигорск.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесендә Яшел Үзән муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Рэхэт» психологлары 8 нче сыйныф укучылары белән «Ком белән мотивацион уеннар» Сәламәт яшәү рәвешенә тартуга һәм алар тарафыннан яңа хокук бозулар кылуны кисәтүгә юнәлдерелгән  темага төркемле дәрес үткәрде.

Бүген  район мәдәният йортында ветераннар, өлкәннәр,район интеллигенциясе, оешма һәм предприятие хезмәткәрләреҗыелды.Өлкән яшьтәге гражданнарга консультация бирү өчен оешма җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

2019 елның 1 октябрендә «Өлкәннәр көне» декадасын үткәрү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны бәйрәм концерты белән  Мортаза Мәдәният йорты коллективы һәм Кырым Сарай мәктәбе укучылары сөендерде.

2019 елның  1 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе бүлекчәсе тәрбиячеләре балалар өчен  “Милли мәдәният” темасына танып – белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт кабул итүчеләрне бәйрәмнәр белән котлау инде күп еллар дәвамында традициягә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International