Яңа Чишмә муниципаль районында «Бер-беребезне мәрхәмәтле сүзләр белән җылытыйк» акциясе

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне – 1 октябрьдә, Яңа Чишмә районында «Бер-беребезне мәрхәмәтле сүзләр белән җылытыйк» акциясе үтте. Акциянең максаты өйдә социаль хезмәт алучы олыларны котлаудан торды.

 Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге коллективы, социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләр белән һәрберсенә чәчәкләр һәм котлау хатлары тапшырды. Олы яшьтәге социаль хезмәт алучылар, үз чиратларында, олы буынга ихтирамлык, кайгыртучанлык күрсәткән өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Өлкәннәр көнендә  барлыгы 94 социаль хезмәт алучы котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International