Халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла. Бу дәресләрдә өлкәннәребез хәзерге заман техникасы белән эшләү тәртибен, Интернет сайтлардан кирәкле мәгълүмат алу, дәүләт хемәтләре порталы белән ничек эшләү тәртибе белән танышалар.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы өлкәннәребез арасында «Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән викторина уздырылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә социаль өлкә пенсионерлары чакырылды
2 октябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. «Шәфкать» үзәге ветераннары өчен мондый чаралар һәрвакыт күңелле, чөнки алар кайчандыр бергә эшләгән дуслары һәм танышлары белән очрашалар. Бу очрашулар аларга иң мөһиме – тормыш көче бирә. Аларны бәйрәм белән үзәк директоры Г.И. Хуҗина котлады. Ә ветераннар хатирәләре белән уртаклаштылар, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар үткәрелгән бәйрәмнең җылы атмосферасыннан бик канәгать калдылар һәм мондый бәйрәмне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

2019 елның 3 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты “Алтын яшь” һәм Эстетик тәрбия бирү үзәге белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган уртак зур чара үтте.
Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Лукашова «гаиләдә балаларны тәрбияләүнең заманча методикалары» дигән темага дәрес оештырган.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә” чәй һәм кәнфитләрдән букет ясау буенча мастер-класс уздырдылар.
Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, Иске Оча авылында яшәүче Терентьева Зоя Иван кызына бару оештырылды.
2019 елның 2 октябрендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаевның, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллинаның балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче консультанты Альбина Наил кызы Хәмитованың планлы эш визиты узды.