“Зоя Ивановнада кунакта”

2019 елның 4 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, Иске Оча авылында яшәүче Терентьева Зоя Иван кызына  бару оештырылды.

                 Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге тәрбияләүче бер гаилә бар, бу өлкән кешенең социаль хәлен яхшырту, буыннар элемтәсен ныгыту, тормыш тәҗрибәсен тапшыруны тәэмин итү, куркынычсызлык һәм сәламәт картлык өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.

Өлкәннәр көне белән  Зоя Иван кызын өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Кормильцева Гөлзада Ваһап кызы котлады. Зоя Ивановна  дулкынланды  һәм күрсәтелгән игътибарга рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International