Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы өлкәннәребез арасында «Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чарада өч команда көч сынашты. Катнашучыларга башваткыч рәвешендә мавыктыргыч сораулар бирелде. Үзләрендә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр әлеге сорауларга тулы җаваплар биреп, тормышчан мисаллары белән уртаклаштылар.