Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Күңел һәм йөрәк белән яшьләр» дигән чара уздырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләрне үзләренең яхшы матур теләкләре, бүләкләре белән Теләнче – Тамак урта мәктәбенең укучылары сөендерделәр. Балаларның чыгышлары, җырлары, шигырьләре, шаян биюләре тыңлаучыларны сөендерделәр, бәйрәм мөхите тудырдылар.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкара өлкәннәр көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер классында «Дәүләт хезмәтләре порталы” дигән темага мастер-класс үткәрде.
Бөтен ил буенча 1 - 10 нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр көне билгеләп утелә. Әлеге көн уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучы өлкәннәр янына “Хыял” Яшьләр үзәге хезмәткәрләре килделәр. Алар өлкәннәр өчен күңелле “Көй тану” уены уздырдылар.
"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең өлкән яшьтәге гражданнары өчен «Сабантуй» паркында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма Фианитовна һәм Сәлимова Айгөл Загидовна "М. И. Г." отряды волонтерлары һәм "Инклюзив мохит" волонтерларының яшьләр берләшмәсе белән берлектә Теләнче Тамак авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карамагындагылар янына бардылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр әйтелде, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Мондый чаралар өлкәннәрнең кәефен яхшыртырга һәм тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә.
2019 елның 4 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Ах бу гадәтләр” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Өлкәннәр Декадасы уңаеннан безнең интернат-йортына котлаулар, зур бүләкләр һәм бәйрәм концерты белән кунаклар килде
Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.