Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 2 октябрендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаевның, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллинаның балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче консультанты Альбина Наил кызы Хәмитованың планлы эш визиты узды. Эш визиты программасы буенча социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерү буенча шәхси программалар, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү, Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе документлары белән эшләү тикшерелде. Көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International