Халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла. Бу дәресләрдә өлкәннәребез хәзерге заман техникасы белән эшләү тәртибен, Интернет сайтлардан кирәкле мәгълүмат алу, дәүләт хемәтләре порталы белән ничек эшләү тәртибе белән танышалар.
Виртуаль аралашу киләчәктә өлкән буын кешеләренең тормышын кызыклы hәм файдалы мәгълүмат белән баетып ялгызлык хисен онытырга, замана яңалыкларыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.