2019 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен чәй һәм кәнфитләрдән букет ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Хатын-кызлар букет, кәгазьдән кәнфит ясау нигезләре белән таныштылар. Мастер-класста катнашучыларга мондый идея ошады. Кайбер хатын-кызлар мондый чәчәк бәйләмен мөстәкыйль ясарга һәм өлкән яшьтәге әти-әниләренә бүләк итәргә теләк белдерделәр.