2019 елның 3 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты “Алтын яшь” һәм Эстетик тәрбия бирү үзәге белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган уртак зур чара үтте. Кичә өлкәннәрне котлаулар белән башланып китте. Теләкләр теләделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең икенче өлешендә концерт программалары белән эстетик тәрбия үзәге чыгыш ясады. Алар матур җырлары, дәртле биюләре белән кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Бик күп уңай эмоцияләргә күмделәр.
Кичә ахырында килгән кунакларга бүләкләр өләштеләр. Чарада 45 кеше катнашты.