"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру

2019 елның 4 октябре, җомга

"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең өлкән яшьтәге гражданнары өчен «Сабантуй» паркында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Спорт дәресләре өлкән кешенең физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итә.  Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм яхшы кәеф һәм яңа очрашулар теләкләре белән аерылыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International