Өлкәннәр көне-ул безгә чиксез кадерле кешеләрнең якты һәм игелекле бәйрәме. Бу көн яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге барлыгын онытмаска тиеш. Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Күңел һәм йөрәк белән яшьләр» дигән чара уздырылды.
Бәйрәм уңаеннан шигырьләр укылды, видео презентация күрсәтелде, сәхнәдә кызыклы хәлләр уйнатылды, күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына нык сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер теләкләрен ишеттеләр. Элеккеге хезмәткәрләргә - пенсионерларга директор Татьяна Мыльникова бәяләп бетергесез хезмәтләре, күңел зирәклеге, тормыш тәҗрибәсенең байлыгы өчен җылы сүзләре әйтте.
Чара чәй өстәле артында дәвам итте, анда катнашучылар узган елларын искә алып аралаштылар.