Буа интернат-йортында өлкәннәр Декадасының бәйрәм чаралары дәвам итә

2019 елның 4 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы уңаеннан зур бүләкләр һәм бәйрәм концерты белән Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Рафис улы Камартдинов, Буа якташлар җәмгыяте президенты Ирек Мөнир улы Закиров, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Яһудин Шакир Шаһмәт улы, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова, Буа район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы Хөснетдинова безнең интернат-йортта булдылар.
Шунысы куанычлы, район җитәкчеләре дә интернат-йортта яшәүче якташларын онытмыйлар, киресенчә, һәр яклап ярдәм итәләр. Бүген дә Апас муниципаль район башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов җитәкчелегендәге Апас делегациясе безгә килеп китте. Безнең интернат-йортта Апас районыннан 14 кеше яши, аларның һәркайсына бүләкләр алып кайтканнар, сәламәтлекләре, һәм кәефләре турында хәбәрдар булганнар.
Шулай ук бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә бәйрәм концерты узды, анда социаль хезмәтләр алучылар катнашып кына калмадылар, ә җыелган кунакларны үзләренең җырлары белән шатландырдылар
Өлкәннәр декадасы өлкән яшьтәге гражданнарга карата игътибар һәм кайгыртуга, аларның акыллы яшенә карата хөрмәт һәм хезмәтләре өчен рәхмәт хисләренә юнәлдерелгән чараларга бай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International