«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкара өлкәннәр көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Дәүләт хезмәтләре порталы” темасына мастер-класс

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкара өлкәннәр көненә  һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен  компьютер классында  «Дәүләт хезмәтләре порталы” дигән темага мастер-класс үткәрде.

     Мастер-классның максаты: пенсия яшендәге өлкәннәрнең компьютерны белүләренә һәм аларның дәүләт электрон хезмәтләрен Дәүләт хезмәтләре порталыннан дөрес файдалана белүенә ирешү.       

      Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы -  үз эченә тормышның күп  ягын электрон хезмәт аша берләштерүче портал. Портал эшчәнлеге аша олы яшьтәге кешеләр өчен күп мәсьәләләрне өйдән чыкмый гына чишү мөмкинлеге барлыкка килде; документлар алу  өчен гариза бирергә, теге яки бу оешмага кабул итүләрен сорап та язылырга  була.

Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны электрон хезмәте аша алып була торган хезмәт төрләре белән таныштырды.

Чара барышында катнашучылар иң популяр электрон хезмәт төрләре: табибларга язылу, коммуналь хезмәт өчен түләү; салым, телефон һәм Интернет өчен түләү; төрле

кулланмалар алу өчен гариза бирү мөмкинлеген; транспортны теркәү; машина йөртү өчен таныклык алу мөмкинлеге булуын да белделәр.

Мастер-класста катнашучылар үзләренең киләчәктә дә компьютер классында укуларын дәвам итергә әзер булуларын билгеләп үттеләр.

        Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International