Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Бу бәйрәм районыбызда бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды. Бәйрәм көнендә өлкәннәрне “Ирекле Волонтер” оешмасы волонтерлары каршы алдылар. Һәр өлкән кешегә спорт ярышларында катнашуда, иҗади эшләр күргәзмәсен карауда ярдәм күрсәтелде.