«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Ах бу гадәтләр” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үтте

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның  4 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Ах бу гадәтләр” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәнең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау файдалы гадәтләрнең кирәклегенә төшендерү һәм зыянлы гадәтләрдән ничек арыну киңәшләре белән таныштыру.

Әңгәмә барышында файдалы кирәкле гадәтләрне искә төшерделәр (теш чистарту, юыну, урын – җирне тәртипләп җыю..), зыянлы гадәтләрне (тәмәке тарту, сүгенү, тырнак кимерү..) ничек бетерү турында киңәшләр белән таныштылар.

Әңгәмә ахырында “Әйе- әйе- әйе, юк-юк-юк” дигән уен уйнадылар.

Әңгәмәдә 14 бала һәм 2 әни катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International