Бөтен ил буенча 1 - 10 нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр көне билгеләп утелә. Әлеге көн уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучы өлкәннәр янына “Хыял” Яшьләр үзәге хезмәткәрләре килделәр. Алар өлкәннәр өчен күңелле “Көй тану” уены уздырдылар.
Шул ук көнне Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина А.Ф. һәм районның ветераннар советы председателе Абдуллин Р.А. тернәкләнүчеләрне бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр.
.