Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр әйтелде, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Мондый чаралар өлкәннәрнең кәефен яхшыртырга һәм тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә.