ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Без күптөрле һәвәслекләр заманында яшибез. Аларның иң яманы булып алкоголь тора. Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган 15 балигъ булмаган бала арасында “Мин көчлерәк!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда алкогольнең зыянлы йогынтысы турында булган күзаллауларын киңәйтү.

"Туган як - родной край"

Сарманда "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте акселерациясе

Бүген Халыкара ак кул таягы көне-ул сукыр һәм начар күрүче кешеләргә хөрмәт, ярдәм һәм шәфкать көне. Бу көн сукырлар һәм начар күрүчеләр мөмкинлекләре һәм хокуклары турында искә төшерә.

Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең директоры Мифтахова Эльвира Рәшит кызы өчен Яр Чаллы шәһәрендә бердәнбер гаиләгә алынган өлкән яшьтәге кеше Бакирова Лена Исмаил кызы янына килү традициягә әйләнде.

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Өлкәннәр көненә багышланган айлык уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнар өчен хәйрия акцияләре узды.

15 нче октябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен чираттагы тапкыр тәрбияче Савайтан Н.В. «Гражданнар оборонасы» дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Әлеге чараның максаты - балалар белән экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау; үз тормышыңа һәм башка кешеләрнең иминлегенә җитди мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итү; өйдә, урамда, транспортта кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә этәрү; үз-үзләренә ышаныч, кешеләргә ярдәм итү теләге булдыру. Педагог балаларны түбәндәге кагыйдәләр белән таныштырды:

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре;

- гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;

- көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Шулай ук балалар «Урманда тревога» дигән мультфильм карадылар, аннары тәрбияче белән төрле хәлләрдә хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар. Сыйныф сәгате кызыклы   булды.

Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан “Ничек гармонияле кеше булырга?” дигән темага чара үткәрелде.

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эмоциональ интеллект үстерү дигән темага мини-тренинг үткәрде.

"Монолит" балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында «Асылташ» балалар киностудиясе эшли башлады.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International