Без күптөрле һәвәслекләр заманында яшибез. Аларның иң яманы булып алкоголь тора. Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган 15 балигъ булмаган бала арасында “Мин көчлерәк!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда алкогольнең зыянлы йогынтысы турында булган күзаллауларын киңәйтү.
Дәрес статистикадан башланды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен алкоголь куллану нәтиҗәләреннән 3,3 миллион кеше үлә. Бу, ел саен тулы бер шәһәр үлә дигән сүз һәм моның сәбәбе-алкоголь.
Иң куркынычы-20дән 39 яшькә кадәрге яшьләр һәлак була. Әлеге яшь категориясенә алкоголь куллану нәтиҗәсендә үлүчеләрнең 25%ы туры килә. Бу очраклар һәрвакытта да сәламәтлек проблемаларына бәйле түгел, статистикада көнкүреш тән җәрәхәте, исерек хәлдәге аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары да исәпкә алынган.
Балаларда кеше организмына алкогольнең зарарлы йогынтысы турында булган белемнәрен киңәйтү максатыннан катнашучыларга әлеге темага мультфильм карарга тәкъдим ителде. Фильмнан балалар хәмернең сәламәтлеккә 200 дән артык зыяны булуын белделәр. Аларга гипертония, инфаркт, гастрит, анемия, психик бозулар, яман шеш, ВИЧ, СПИД, венерик һәм йогышлы авырулар һәм башкалар керә. Балалар алкоголь кешенең организмына гына түгел, гомумән җәмгыятькә зыян да китерә дигән нәтиҗәгә килделәр. Кеше эчә башласа аның туганнары, якыннары, танышлары, күршеләре зыян күрә.
Балалар белгечнең аек акылда булу һәр кешенең табигый халәтенә әверелергә тиеш дигән сүзләре белән килеште. Бары тик аек кеше генә сәламәт, бәхетле була ала һәм нык гаилә корып җәмгыятьтә хөрмәт казана.