«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эмоциональ интеллект үстерү дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның һәм башкаларның хис-тойгыларын таный һәм аңлый белү, төп фикерләрен дәлилләү һәм аера белү.
Эмоциональ интеллект – кешенең хис-тойгыларын, ниятләрен, теләкләрен, кызыксынучанлыкларын танып белү һәм аңлау, шулай ук гамәли бурычларны хәл итү максатларында, үз һәм башка кешеләрнең эмоцияләре белән дә идарә итә белү сәләте.
Чарада үз хис-тойгыларын аңлау максаты белән «Минем көчле якларым», «Минем уңышларым», «Мин һәм минем хисләр» дигән күнегүләр үткәрелде. Чит кешеләрнең хис-тойгыларын танып белү күнекмәләрен үстерү максатыннан, «Психологик сын», «Тере куллар», «Хисләр бирү» дигән күнегүләр башкарылды.
Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучылар мондый чаралар кешеләрнең хис-тойгыларын, гомуми хәлләрен яхшыртуга һәм уңышлы аралашуга китерә, дип билгеләп үттеләр.
Тренингта 16 кеше катнашты.