Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ак кул таягы» дигән чара узгды.

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Халыкара ак кул таягы көне-ул сукыр һәм начар күрүче кешеләргә хөрмәт, ярдәм һәм шәфкать көне. Бу көн сукырлар һәм начар күрүчеләр мөмкинлекләре һәм хокуклары турында искә төшерә.

Безнең интернат-йорт хезмәткәрләре ак кул таягы көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, «Поводырь» уенын уйнадылар, күзләр өчен гимнастика ясадылар. Безнең яшәүче Гарипов Илдус үзенең тарихын, күз күрүен ничек югалтуы, тормышка ничек җайлашуы, караңгыда ничек яшәве турында сөйләде.

Мондый чараларның максаты-әхлакый гомумкешелек кыйммәтләрен үстерү һәм искә алу.

Хәзерге вакытта Буа интернат-йортында күрү буенча инвалид булган 8 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International