ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкән кешеләр, шулай ук инвалидлар еш мошенникларның корбаны була. Бу очраклы түгел, чөнки өлкән яшьтәге гражданнар тиз һәм җиңел кешеләргә ышаналар.

Экспертлар бәяләвенчә, мошенниклардан зыян күрүчеләр арасында өлкәннәр өлеше 80% тәшкил итә. Милек белән идарә итү максатыннан, җинаятьчеләр күп кенә схемалар кулланалар: пенсионерларга «бушлык» лар, бөтен авыруларны дәвалаучы аппаратлар сата, төрле «конкурслар» һәм «лотерея» ларда катнашырга тәкъдим итә, бәлагә тарыган туганнарына ярдәм итү өчен акча таләп итә һәм башкалар.

16.10.2019 елда юрисконсульт Сәлимова Г.С. үткәргән әңгәмә өлкән яшьтәге һәм инвалидларның шундый ышанычлы булмавына, мошенниклардан саклануына юнәлдерелгән иде. Зур чыгымнарга бәйле теләсә нинди карар кабул иткәнче, якыннарыгыз белән киңәшләшегез!

Бөгелмә муниципаль районындагы «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Демография» милли проекты «өлкән буын»проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклауны һәм аларның типизациясен дәвам итәләр.

«Яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру» дигән социаль технология кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль эш буенча белгеч Гөлнара Гыйззәтуллина 13 балигъ булмаган бала арасында «Яшерелгән хәбәрләр» дигән төркемле дәрес үткәргән. Максат: яшүсмерләрдә төрле медиаресурсларда тәкъдим ителгән мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләү сәләтен формалаштыру.

"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында "Ветераннар хоры" коллективы белән иҗади очрашу узды. Хорда катнашучылар көч һәм энергия белән тулы, чөнки "Ветераннар күңелләре белән картаймый!"

Көй - ул музыка, ул безне бөтен җирдә чорнап тора. Музыка коммуникатив һәм иҗади сәләтләрне үстерә, балаларда танып-белү кызыксынуны тәрбияли, уңай һәм эмоциональ фикер уята. Бүген Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-танып белү программасы кысаларында «музыкаль викторина»дигән чара узды. Чараны тәрбияче Полуэктова Л.В һәм музыка җитәкчесе Мусина Н.Н. үткәрде.

Малайлар һәм кызлар музыка дөньясына чумдылар, «Көйне тап», «Музыка белгече»дигән музыкаль викторинада көч сынаштылар. Балалар бик теләп таныган җырларны җырладылар, рәсем буенча җырны таныдылар, музыкаль уен коралларының яңгырашын таптылар һәм музыка уен кораллары төшкән рәсемнәрне җыйдылар. Күңелле, дәртле биюләр биеделәр. Ә соңыннан «Концерт» сериясеннән «Лунтик " мультфильмын карадылар

2019 нчы елның 10 нчы октябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә “Хокук бозулар. Куркынычсыз интернет. Терроризм» чарасы уздырды. Түгәрәк өстәл “Кнәз” һәм “Новотроицк” урта мәктәпләрендә үтте.

2019 елның  15 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларның белемен киңәйтү, аларда төрле милләт кешеләрен хөрмәтләү максаты белән “Безнең көч берлектә”  дигән танып – белү әңгәмәсе үтте.

   "Тургай" приютында "Йортжанлылык" программасын тормышка ашыру буенча "Гаилә һәм йорт хуҗалыгы икътисады"дигән эшлекле уен үткәрелде. 


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 15нче октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. балалар белән сәламәтлек атналыгы кысаларында “Табибта кабул итүдә” сюжетлы- рольле уеннар оештырды.

«Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» мәгълүмати навигатор социаль технологиясе кысаларында «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән төркемле дәресне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 19 балигъ булмаган балалар арасында үткәрде. Максат: яшүсмерләрдә үзенчәлекләре, чын мотивлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең һөнәри эшчәнлеге максатлары турында күзаллау формалаштыру, шулай ук аларның эшчәнлеген бәяләгәндә кулланыла ала торган критерийлар турында күзаллауны үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International