Чара “Ничек гармонияле кеше булырга?” Азнакай МР

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан “Ничек гармонияле кеше булырга?” дигән темага чара үткәрелде. Психолог Сафина Гүзәл балаларны шәхеснең төп үзенчәлекләре белән таныштырды, кеше шәхесенең кыйммәте һәм уникальлеге турында әйтеп үтте. Шулай ук белгечләр тарафыннан «үз узенне презентацияләү» һәм «стенадагы язулар» дип исемләнгән күнегүләр һәм уеннар үткәрелде.Балалар зур кызыксыну белән “наркоман шәхесе белән нәрсә була?” һәм " ничек гармонияле кеше булырга?” дигән әнгәмәләрдә катнаштылар һәм һәр кешенең уникаль һәм кабатланмас булуына инандылар. Дәрес ахырында балалар, һәр шәхес уникаль сыйфатларга ия, һәрбер кешенең үз мәнфәгатьләрен, үз үзенчәлекле билгеләре бар дигән нәтиҗә ясады. Нәкъ менә шуңа күрә безгә бер-беребез белән аралашу кызыклы, чөнки һәрберебездә кабатланмас дөнья яшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International