1-10 октябрь-Өлкәннәр декадасы! Барлык дөнья җәмәгатьчелеге өлкән буынны хөрмәтләде.
Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең директоры Мифтахова Эльвира Рәшит кызы өчен Яр Чаллы шәһәрендә бердәнбер гаиләгә алынган өлкән яшьтәге кеше Бакирова Лена Исмаил кызы янына килү традициягә әйләнде.
Өлкән буынга рәхмәт сүзләрен җиткереп, ихлас куңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге теләп Лена Исмаил кызына азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырылды.
Үз чиратында Лена Исмаил кызы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директорына һәм хезмәткәрләренә аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга һәм аларның гаиләләренә иң яхшы теләкләрен җиткерде.