Бүген "Туган як - туган як" республика акциясе кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Билалиева Лариса Виталий кызы интернат-йортта яшәүче якташларыбыз-Наумова Раида Григорий кызы һәм Любин Петр Василий улы, инвалидлар-Карамова Нәсимә Бильгибар кызы, Егоров Виктор Михайл улы һәм Глебов Анатолий Александр улы белән очрашуга килгән.
Интернат-йортта яшәүчеләр якташларының килүенә бик шат булдылар, зур кызыксыну белән танышларының, күршеләренең тормышы турында сораштылар, үз чиратларында интернатта яшәүләре турында сөйләделәр. Рәхмәт белән, котлаулар кабул иттеләр һәм үз якташларының игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.