Сарманда "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте акселерациясе
11.10.2019 "Игелек картасы" һәм "Әни көне" проектлары кысаларында Сарман авылының "Волонтер" иреклелэр хәрәкәтенә керүче берләшмәләрнең акселерациясе узды. Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Үзәк һәм булачак волонтерлар командаларын җылы кабул иттеләр. Очрашуда Сарман аграр көллияте, Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясеннэн 35 егет һәм кыз катнашты. Визит барышында Антон Актуганов, Павел Снегирев һәм Ольга Грахова «7 универсаль күнекмә» (soft skills) турында сөйләделәр. "Адаптивлык" универсаль күнекмә практикасы кысаларында балалар 3 төркем булдырдылар, аларда аларның ирекле эшчәнлеге чагылыш табачак.