15 нче октябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен чираттагы тапкыр тәрбияче Савайтан Н.В. «Гражданнар оборонасы» дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Әлеге чараның максаты - балалар белән экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау; үз тормышыңа һәм башка кешеләрнең иминлегенә җитди мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итү; өйдә, урамда, транспортта кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә этәрү; үз-үзләренә ышаныч, кешеләргә ярдәм итү теләге булдыру. Педагог балаларны түбәндәге кагыйдәләр белән таныштырды:
- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре;
- гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;
- көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре.
Шулай ук балалар «Урманда тревога» дигән мультфильм карадылар, аннары тәрбияче белән төрле хәлләрдә хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар. Сыйныф сәгате кызыклы булды.