«Гнездышко» приюты бакчасында эшләр тәмамланды. Яздан көз уртасына кадәр балалар теплицада тырышып эшләделәр, помидор, борыч һәм кыяр үстерделәр.
16 октябрь көнне «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәглумати иминлеген формалаштыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенен социаль эш белгече Кашапова А.Х.
2019 елнын унҗиденче октябрьендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары “Именинниклар клубы” программасы кысаларында балигъ булмаган унике бала өчен кафеда хәйрия ашы оештырдылар.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Гимнастика таяклары белән физик күнегүләр ясау» дигән сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.
Агымдагы елның 16 нчы октябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләргә туган як тарихын өйрәнү буенча сәяхәт күп мәгълүмат тупларга һәм белем өстәргә мөмкинлек бирә.
2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Наз" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенен белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Менделеевск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерү дәвам итә. 2 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр медицина учреждениеләренә 475 кеше китерелгән.
Арча районы төзелүнең 90 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арчаның 5нче гимназиясендә булып кайттылар.
2019 елның 17 октябрь көнне Югары Утар балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Прививкадан курка торган бегемот турында” мультфильмын күрсәтте.
Бүген мәдәни үсеш үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан концерт узды.