Арча районы төзелүнең 90 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арчаның 5нче гимназиясендә булып кайттылар.
Тернәкләнүчеләр милли орнаментлар ясау буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар, төрле кул эшләнмәләре ясадылар, шулай ук милли ашамлык - чәк-чәк пешереп карадылар. Төрле эшләнмәләр ясадылар. Балаларга бик кызык булды, һәркем үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм яңаларын белә алды.
Мондый чаралар балаларда кече ватаннарына карата мәхәббәт, үз халкына хөрмәт тәрбиялиләр, милли гореф-гадәтләр, милли һөнәрләр белән таныштыралар, иҗади хыялларын, фантазиясен үстерәләр. Балаларда башкарылган эшләрдән шатлык хисен дәртләндерә.