«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гимнастика таяклары белән физик күнегүләр ясау» дигән сәламәтләндерү шөгыле

2019 елның 18 октябре, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Гимнастика таяклары белән физик күнегүләр ясау» дигән сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны гимнастика таяклары белән физик күнегүләр комплексына өйрәтү, даими шөгыльләнү һәм көндәлек тормышта физик активлыкны арттыру иде.

Гимнастика таяклары - дәвалау физкультурасының  аерылгысыз өлеше. Ул умыртка баганасын һәм мускулларны ныгытуга ярдәм итә, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын булдырмый. Аның ярдәмендә авыруны булдырмый калырга да һәм дәвалауны тизләтергә дә мөмкин.

Инструктор гимнастика таяклары белән күнегүләрнең файдасы, үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде, мускулларны ныгыту өчен нәтиҗәле күнегүләрне күрсәтте, өй шартларында гимнастика таяклары белән күнегүләрне үтәү буенча киңәшләр бирде.

Социаль хезмәт алучылар  гимнастика таяклары белән  барлык физик күнегүләрне зур канәгатләнү белән һәм теләп  башкардылар.  Спорт чарасы ярдәмендә социаль хезмәт алучылар  күтәренке, позитив һәм яхшы кәеф алдылар.

Әлеге чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International