«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Менделеевск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерү дәвам итә. 2 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр медицина учреждениеләренә 475 кеше китерелгән.
Хезмәттән файдаланырга өлгергәннәр барысы да бик канәгать калды. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен дә, автомобиль коляскадагы пенсионерлар өчен дә бик уңайлы булып чыкты. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләргә автомобильнең аларның яшәү урынына максималь якынаюы тәэмин ителгән.
Ерак авылларда яшәүчеләр медицина оешмасына күптән мохтаҗ иде. Аларның һәркайсы поликлиникага барып, кирәкле медицина хезмәтләрен ала алмаганлыктан, бушлай транспорт бирү - алар өчен диспансеризация узу мөмкинлеге.