2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Наз" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенен белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде. Чаранын максаты - укучыларнын психологик сәламәтлекләрен яхшырту, балаларның иҗади потенциалын үстерү, аралашу даирәсен киңәйтү. Дәрес ахырында балалар үзләре сайлаган һөнәрләр буенча диплом рәвешендә кул эшләре ясадылар. Әлеге чарада 7 укучы катнашты.