Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында“Прививкадан курка торган бегемот турында” мультфильм карау.

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 октябрь көнне Югары Утар балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Прививкадан курка торган бегемот турында” мультфильмын күрсәтте.

Максат: балаларның танып- белү активлыкларын үстерү,игьтибарлылык, кызыксынуларын булдыру; сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү. Барлыгы 7 бала катнашты. Тәрбияче башта “Ни өчен прививка ясатырга кирәк?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң, балалар зур кызыксыну белән “Прививкадан курка торган,бегемот турында” мультфильм карадылар. Мультфильм караганнан соң, прививкаларның файдасы һәм вакытында ясатмасаң, йогышлы авырулар белән авыртырга момкин булуы турында аңлатылды. Мультфильм һәрбер балага бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International