.jpg)
2019 елның 17 октябрендә Әтнә муниципаль районы "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Кенжаева Зөлфия Джумай кызы һәм Минибаева Зөлфия Габделәхәт кызы "Трудотерапия" технологиясен кулланып, үз карамагындагыларга кышка яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән консервланган азык әзерләргә булыштылар. Әлеге технологиянең максаты – депрессиядән, нерв кичерешләреннән чыгарга булышу һәм организмның югалган функцияләрен торгызырга ярдәм итү тора.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Алабуга шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» нең чираттагы дәресе узды.
2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча " Теләнче-Тамакның урта мәктәбе" базасында ата-аналар җыелышында катнашты.
2019 елның 17 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык барысы өчен дә һәм һәркем өчен дә” дигән интерактив уен үтте.
2019 нчы елның 10 нчы октябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән "Минем сайлау - тормыш" дип исемләнгән профилактик дәрес үткәрделәр. Чара Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Чарага 6-8 сыйныф укучылары чакырылган иде.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова бильярд буенча ярыш үткәрде.
16 октябрь көнне 2019 елны «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән витаминлы кроссвордлар чиштеләр.
Дәреснең максаты: балаларда үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга теләк уяту; «витаминнар» төшенчәсе белән таныштыру; кроссворд белән кызыксыну уяту, аны хәл итү, тырышлык, максатка ирешүдә үҗәтлек булдыру; сүз, фикерләүне, интеллектуаль сәләтләрне үстерү;
16.10.2019 Питрәч районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Татарстан Республикасының «Техник инвентаризация бюросы» АҖ кунаклары күңел ачу программасы белән «танып-белү фәнни шоу» белән килделәр.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Семенова О.Ю. кече төркем балалары белән «Игелек аланы»дигән темага дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллаулар формалаштыру, дустанә мөнәсәбәт күнекмәләрен ныгыту, сөйләм үсешен формалаштыруны дәвам итү – бәйле, грамматик дөрес диалог һәм монологик сөйләмне үстерү.
Шашка уенын, шахмат уенының әнисе дип атарга була. Шашка һәм шахмат уены психик процессны, иҗатка сәләтне камилләштерә.