16 октябрь көнне «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәглумати иминлеген формалаштыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенен социаль эш белгече Кашапова А.Х. Теләче урта мәктәбе базасында 15-16 яшьлек яшүсмерләр белән «Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул» дигән темага чираттагы дәресе үткәрде. Дәреснең максаты булып яшүсмерләрне браузер ярдәмендә интернетка куркынычсыз керү кагыйдәләре һәм көйләүләре белән өйрәтү, Интернетта эшләгәндә техник куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен өйрәнү торды.
Дәрес техник онлайн-компетентлык булуы турында әңгәмә белән башланып китте. Аннан соң катнашучылар «Интернетка тәрәзә: шәхси көйләүләр» күнегүен башкардылар, браузерларның төп көйләүләре нинди булуын, аларның төп функцияләре барлыгын һәм браузер көйләүләрен кулланганда нинди куркынычлар барлыкка килүен ачыкладылар. Соңыннан балалар белән материалны ныгыттылар. Нәтиҗәдә яшүсмерләр заманча мәгълүмати-коммуникацион мөхиттә җаваплы һәм куркынычсыз, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тәрбияләү юлы белән мәгълүмати культураның гомуми дәрәҗәсен күтәрделәр.