2019 елнын унҗиденче октябрьендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары “Именинниклар клубы” программасы кысаларында балигъ булмаган унике бала өчен кафеда хәйрия ашы оештырдылар. Мондый чаралар биредә катнашкан һәр бала өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу дуслар белән тагын бер кат очрашырга, күңелле шартларда аралашырга менә дигән мөмкинлек. Чара күңелле уеннар һәм викториналар белән үрелеп барды. Чара дәвамында залда шатлыклы атмосфера хөкем сөрде, балалар көлүе ишетелде. Бу көнне барлык балалар да бик күп хис-кичерешләр алдылар. Чара спонсорларына әйтеп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре, балаларга яхшы уй-фикерләр һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.