Агымдагы елның 16 нчы октябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләргә туган як тарихын өйрәнү буенча сәяхәт күп мәгълүмат тупларга һәм белем өстәргә мөмкинлек бирә.
Биредә алар кызыксынган экспонатлар карап, борынгы бабайларыбызның тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Иң дулкынландыргыч һәм истә калганы – Бөек Ватан сугышына багышланган зал иде. Залга килеп кергәндә үк ишетелгән шомлы көй шул вакыттагы коточкыч сугыш елларына алып керде.
Музейдан алган хис- кичерешләр, тернәкләнүчеләрнең күнелләрен үзгәртеп җибәрде. Музей җитәкчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Гарифҗан Гали улына барысы да эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде.