10 октябрь 2019 ел Актаныш картлар йортында Пучы мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка киләчәк.
28 нче октябрь бик бай эчтәлекле булды. Төшке аштан соң без бассейнга килеп өлгердек, анда безнең тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгыттылар.
"Кабак җый"уенын уйнадылар. Анда өлкән балалар кабак пазлларын буярга булыштылар. Балаларга пазлларны игътибар һәм дөрес җыярга туры килде. Реналия, Фәнүс һәм Милана биремнәрен бик тиз һәм яхшы үтәделәр.
Кич белән яр буйларында саф һава сулап йөрдек.
«Сары обойлар» - ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Волонтерлар ДЦП белән бала тәрбияләүче Шәехова Надежда гаиләсенә ярдәмгә килде. Гаиләдә ремонтка акча да, көч тә җитмәү сәбәпле, фатирда ремонт күп еллар үткәрелмәгән. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары зур эш башкардылар: иске обойларны куптарып, яңаларын ябыштырдылар.
«Әни көне» - ул мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әнигә бер көнне үзенә багышларга мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Проектның төп каһарманы – күп балалы әни – Камалиева Лиана. Аның кызына ДЦП диагнозын куйганнар. Әни үзенең вакытын бары балаларына гына багышлый. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары әлеге искиткеч, мәрхәмәтле һәм ачык хатын-кызга бәйрәм бүләк итәләр.
Авылда яшәүче, 65 яшьтән өлкән якташларыбызны машина белән табибларга күренергә алып килү эше дәвам итә.
«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары ел саен үткәрелә торган «Агач утырт» акциясендә актив катнаштылар. Барысыда утырткан үсентеләрнең үсеп китүенә ышаныч белән зур теләк белдереп эшләделәр.
2019 елның 29 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “И.И. Шишкин сурәтләре буенча” дигән Могҗизалар кыры уены үтте.
Бүген, автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды
Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәклэндерү үзәгендэ тәрбиялэнүчеләр, Арчаның машина йөртүчелэр мәктәбендэ ДОСААФ та экскурсиягэ бардылар.
Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ядәм күрсәтү бүлегендә уңышлы гына “Өйгә визит ясау” технологиясе эшләп килә.