Бөгелмә "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Аерым йөрәк» клубы әгъзалары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен чираттагы очрашу булып узды.
Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.
Шул уңайдан 25 октябрьдә «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «Сәламәт бул!» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар дөрес туклану принциплары, даими физик күнекмәләрнең файдасы турында, һәрвакыт акыллы, сәламәт һәм энергияле булып калу өчен күпме сәгать йокларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.
Балтач муниципаль районында яңгынга каршы чаралар дәвам итә. 4 һәм 5 бала тәрбияләүче һәм учетта торган гаиләләргә янгынга каршы автоматик сигнализацияләр урнаштырылды. Һәр гаилә белән инструктаж үткәрелде.
.jpg)
Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торган Хәйретдинова Лидия Габдрахман кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лидия Габдрахман кызы үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген мәктәптә яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган. Ул һәрвакыт башкаларга хезмәт сөючәнлек һәм күңел көрлеге үрнәге бирүче булган. Лидия апа ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы бар. Аның шат күңеллелеге һәм тормыш сөючәнлеге күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Үзәк хезмәткәрләре юбилярны котлап, нык сәламәтлек, иминлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләделәр. Җылы сүзләрдән һәм игътибардан Лидия апаның күзләре яшьләнде.
Күп балалы гаиләләрнең һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү максатларында Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Р.Р. Инсапов белән берлектә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, иртә стадиядә янгын билгеләрен ачыклау өчен автоматик янгын белдерүчеләр кую өчен чыктылар.
2019 нчы елның 25 нче октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән көзге кул эшләре булдыру буенча чара үткәрелде. Табигать – ин яхшы рәссам, ул, оста кулларда сәнгать әсәрләренә әверелә торган, табигый материаллар булдыра. Болар – имән чикләвеге, нарат күркәсе һәм ылыс, яфраклар, ботаклар, вак таш һәм башкалар. Алар шулчаклы күп, һәрберсен әйтеп бетерү мөмкин түгел. Табигый материалдан эшләнмә ясау процессы үз кулларың белән сәнгать тәмен тоярга ярдәм итә, фикерләүне үстерә. Һәм иң мөһиме – вакытны дусларың белән бергә күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә була.
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Наталья Коробкова “Артрит, аның алымнары һәм профилактика” дигән темага әңгәмә үткәрде.
2019 елның 28 октябрендә Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләрнең Ватаныбызның героик сәхифәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, Россия тарихындагы хәрби җиңүләрнең әһәмияте, , вакыйгаларны анализлый белү һәм аларга бәя бирү максаты белән "Россиянең хәрби дан көннәре" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Дәрескә 7 кеше җәлеп ителде.
«Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында , Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар йортында медицина һәм социаль хезмәтләрнең сыйфатына аерым игътибар бирәләр.
Көз! Искиткеч сүз! Бу елның иң матур чоры. Көзне без кырларның һәм бакчаларның алтын белән язылган урманнарның һәм кырларнын матурлыгы өчен яратабыз. Бу көздә юкка гына көзге баллар үткәрү кабул ителмәгән. 2019 елның 25 октябрендә «Без бергә» клубы кысаларында Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төп бәйрәмнәренең берсе – Көзге бал кичәсе уздырдылар.